«Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖендә техник карау уздырылды

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Көзге-кышкы чор алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖендә техник карау үткәрде.

Коммуналь техниканың катлаулы һава шартларында эшләүгә техник әзерлеге – шәһәр тормышын тәэмин итү системаларының өзлексез эшләвенең нигезе. Җылыту комплексына, су белән тәэмин итү системасына һәм юл-коммуналь челтәренә хезмәт күрсәтүче машиналарга аерым игътибар бирелә.

Техник карау кысаларында Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Илнур Галимов предприятиенең үзйөрешле машиналарын комплекслы тикшерде: машиналарны теркәү турында таныклыкларның, ОСАГО полисларының, тракторчы-машинист таныклыклары булуын карады.

Техниканың техник торышы җентекләп тикшерелде: тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары, шиннарның торышы, теркәлү билгеләре булу, техниканың кирәкле куркынычсызлык чаралары, атап әйткәндә, медицина аптечкалары һәм янгын сүндергечләр, авария хәлендәге тукталыш билгеләре белән комплектланганлыгы тикшерелде.

Тикшерү йомгаклары буенча «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ техникасының көзге-кышкы чорда тулысынча файдалануга әзер булуы һәм барлык кирәкле куркынычсызлык таләпләренә туры килүе ачыкланды.

Исегезгә төшерәбез, коммуналь һәм юл техникасын техник тикшерүләр кышкы чорда шәһәр инфраструктурасына хезмәт күрсәтүдә катнашкан районның барлык предприятиеләрендә дә расланган график буенча дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International