Түбән Новгород өлкәсендә интернет аша ялган тракторчы-машинист таныклыгы алган Татарстан Республикасында яшәүчегә карата җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының «Борский» тикшерү бүлеге хәбәр иткәнчә, элек транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән ир-ат ялган документ сатып алып, законны урап узарга карар кылган. Эш РФ Җинаять кодексының 327 ст. «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр һәм бланклар ясау яки аларны әйләнешкә кертү» 2 өлеше буенча кузгатылган. Хокук бозучыга җитди җәза яный — өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү. Альтернатив чаралар ирекне чикләү яки шул ук срокка мәҗбүри эшләр булырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе искәртеп уза, тракторчы-машинист таныклыгын алуның бердәнбер законлы ысулы – дәүләт техник күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итү. Мондый документларны бирү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт бирү кагыйдәләрен раслау турында» 1999 елның 12 июлендәге 796 номерлы карары белән катгый регламентлаштырылган.
Билгеләнгән тәртипне урап узу омтылышлары котылгысыз рәвештә Законның бөтен кырыслыгы буенча җаваплылыкка китерә.