«Кыйммәт: үсеш турында» сессиясе яшь дәүләт хезмәткәрләрен берләштерде

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

2025 елның 10-12 октябрендә «Идел» яшьләр үзәгендә яшь дәүләт хезмәткәрләре, җитәкчеләр, эшкуарлар һәм проект лидерлары өчен «Кыйммәт: үсеш турында» сессиясе уңышлы узды. Чара һөнәри һәм шәхси үсешкә омтылучы дәүләт хезмәте һәм бизнес вәкилләре өчен нәтиҗәле мәйданчык булды.

Өч көнлек интенсив эш барышында катнашучылар:

үз кыйммәтләрен тикшерделәр һәм шәхси миссияне билгеләделәр;

карарлар кабул итү өчен эчке таянычны ныгыттылар;

проектларны киңәйтү һәм эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен яңа инструментлар үзләштерделәр һәм республиканың яшь лидерлары арасында фикердәшләр таптылар.

Сессиядә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең икътисадый анализ, эшчәнлекне тәэмин итү һәм дәүләт сатып алулары бүлеге башлыгы Нигъмәтҗанов Альберт Газинур улы катнашты. Дәүләт хезмәтенең башка яшь белгечләре белән бергә ул үз юнәлешен үстерүнең стратегик мәсьәләләрен эшләде һәм һөнәри офыкларын киңәйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International