2025 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы территориясендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Чара кысаларында ведомство хезмәткәрләре акциядә катнашучылар белән бергә яшь агач үсентеләре утырттылар, республикабызның урман байлыкларын торгызуга һәм арттыруга үз өлешләрен керттеләр.
«Урманны саклыйк» акциясе ел саен бөтен Россия буенча «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә һәм илебезне яшелрәк һәм экологиялерәк итәргә омтылучы меңләгән битараф булмаган гражданнарны берләштерә.