Кайбыч муниципаль районында азык культураларын җыюның актив фазасы дәвам итә. Азык әзерләү кампаниясе кысаларында файдаланыла торган техниканың куркынычсызлыгын тикшерүгә аерым игътибар бирелә.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, тотрыклы азык базасы – районда терлекчелекне үстерүнең төп факторы. Төп азыкның сыйфаты һәм җитәрлек күләмдә булуы сөт җитештерүнең табышлылыгына турыдан-туры йогынты ясый.
Урып-җыю эшләрен башкарганда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен азык җыю техникасына даими техник тикшерүләр оештырылды. Тикшерү барышында яктылык приборларының һәм ялтыравыклы маякларның төзеклеге, тормоз системаларының эшли алуы, янгын сүндерү чараларының булуы, медицина аптечкаларының комплектлылыгы, теркәү документларының булуы һәм тракторчы-машинист таныклыкларының дөреслеге тикшерелә.
Әлеге чаралар авария хәлләрен кисәтүгә һәм терлек азыгы әзерләү чорында нәтиҗәле эшләүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.