Теләче муниципаль районында азык җыю комбайннарын тикшерү

2025 елның 10 октябре, җомга

Урып-җыю кампанияләре вакытында иминлекне тәэмин итү максатларында агымдагы елның 9 октябрендә «Игенче» ҖЧҖендә һәм «Низамов М.Х.» КФХында (Баландыш авылы) азык җыю комбайннарын карап чыктылар. Машиналарның техник торышына, кирәкле теркәү документларының, тиешле категориядәге таныклыкларның булуына, шулай ук аптечкаларның һәм янгын сүндерү чараларының комплектлылыгына аерым игътибар бирелде.

Тикшерү барышында комбайнчылар, механизаторлар һәм җаваплы белгечләр белән техникадан файдаланганда куркынычсызлык техникасы таләпләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре һәм үзйөрешле техника катнашындагы бәхетсезлек очраклары турында да мәгълүмат җиткерелде. Профилактик чаралар урып-җыю эшләре вакытында куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыруга һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә ярдәм итә.

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International