8 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан «С» һәм «F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына укыган «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» ДАҺБУ тәмамлаучылар арасында кабат имтихан үткәрелде.
«С» категориясенә кертелгән 9 укучының 5се имтиханны уңышлы тапшырды. «F» категориясенә кертелгән 12 укучының 8се имтиханны уңышлы тапшырды. Киләсе имтихан җиде көннән соң булачак.
Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.