Ютазы урта мәктәбендә мототранспорт чараларын эксплуатацияләү буенча куркынычсызлык дәресе узды

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Мототранспорт чараларын кулланганда балаларның имгәнү очраклары ешаю сәбәпле, 2025 елның 8 октябрендә Ютазы урта мәктәбендә «Мототранспорт чараларын эксплуатацияләү» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Н.Н. Рәкыйпов 8-11 сыйныф укучылары белән квадроциклларны һәм башка техниканы куркынычсыз куллану кагыйдәләре турында мәгълүмати әңгәмә үткәрде. Дәрес барышында түбәндәгеләр каралды:

    - Техника белән идарә иткәндә куркынычсызлык таләпләре,

    - Законнар белән билгеләнгән чикләүләр һәм тыюлар,

    - Саклагыч экипировка куллану зарурлыгы,

    - Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү,

    - Хокук бозулар өчен административ җаваплылык,

    - Штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы

Татарстан Республикасында соңгы елларда балалар катнашындагы квадроциклларда һәм кар машиналарында булган хәлләр статистикасына аерым игътибар бирелде. Дәрес тәмамлангач, укучылар әлеге тематика буенча үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алдылар.

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International