Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында күчмә чаралар барышында үзйөрешле машиналарны тикшерү

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында соң маржиналь культуралар –  соя, көнбагыш һәм кукуруз җыела. Кырларда 37 комбайн эшли, параллель рәвештә туңга сөрәләр.

        Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы буенча бүлеге 3 һәм 8 октябрьдә, Питрәч муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация консультанты белән берлектә, ашлык җыю комбайннарын һәм кыр эшләрен башкаручы тракторларга карата тикшерү оештырды. Чара үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

        Тикшерү барышында районның өч хуҗалыгында эшләүче 12 ашлык җыю комбайны һәм 6 трактор каралды. Белгечләр янгынга каршы инвентарь – янгын сүндергечләр булуына һәм төзеклегенә, сулы савытларның булуына аерым игътибар бирделәр.

       Механизаторлар белән гомуми файдаланудагы юлларда эре габаритлы техниканың имин хәрәкәт итү таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International