Соңгы елларда мототранспорт чаралары яшүсмерләр арасында бик популяр булып китте, һәм аларның саны юлларда елдан-ел арта бара. Күпчелек очракта транспорт руле артына утырганда юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләр үзләренең куркынычсызлыгы һәм тирә-юньдәгеләр өчен иң фаҗигале һәм кире кайтарылмаслык нәтиҗәләр турында уйламыйлар.
Агымдагы елның 8 октябрендә С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Г.Г.Касыймов 7-11 сыйныф укучылары өчен «Куркынычсызлык дәресе» үткәрде. Укучыларга мототехника белән идарә итүнең хокукый аспектлары, кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәмәүнең нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасында балалар идарә иткән квадроцикллар, кар машиналары, мотоцикллар, питбайклар һәм электр самокатлары катнашындагы вакыйгалар статистикасы күрсәтелде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе әзерләгән видеоролик та тәкъдим ителде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.