2025 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән «Бөтенроссия агродиктанты 2025» белем бирү акциясенә актив ярдәм күрсәттеләр.
Агродиктант үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек өлкәсендә эшләүче белгечләрнең һөнәри белемнәрен тикшерү һәм белемнәрен арттыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булды.
Чара барышында катнашучылар АСКның заманча технологияләренә, машина-трактор паркын техник эксплуатацияләүгә, авыл хуҗалыгы җитештерүен норматив-хокукый җайга салуга һәм экологик аспектларга кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.
Бөтенроссия агродиктанты ел саен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә үткәрелә һәм аграр белем бирүне популярлаштыруга һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.