"СТРОЙТЕХАРЕНДА" ҖЧҖ үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган тикшерү уздырылды

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге "СТРОЙТЕХАРЕНДА" ҖЧҖ оешмасында үзйөрешле техникага ел саен уздырыла торган техник карауны гамәлгә ашырды.

Машиналарга техник тикшерү үткәргәндә машиналарның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документларының, тракторчы-машинист таныклыкларының, дәүләт теркәү билгеләренең булуына, машина агрегатлары номерларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, шулай ук аптечканың, янгын сүндергечләрнең, авария хәлендәге тукталыш билгесенең булуына аерым игътибар бирелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тапшырылган техника техник тикшерү уздыру кагыйдәләре таләпләренә туры килә иде.

       

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International