Соңгы вакытта мәктәп яшендәге балалар белән квадроцикл һәм багги кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балалар травматизмы очраклары ешайды. Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, 2025 елның 6 октябрендә 4 нче Алексеевск гомуми белем бирү мәктәбендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Ә.Г.Тукмаков «Мототранспорт чаралары» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрде.
Әңгәмә барышында квадроциклларны теркәү, аларда йөрергә өйрәнү һәм аларны куллану кагыйдәләрен бозган өчен җәза чаралары, шулай ук куркынычсызлык техникасын һәм мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре каралды. Соңгы елларда Татарстан Республикасында квадроцикллар катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде. Шулай ук әлеге тематика буенча кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.