Бүген, 2025 елның 6 октябрендә, Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Шамил улы Борһанов, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатыйп улы белән берлектә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш муниципаль районы буенча бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Ул – Гарифуллин Фәрит Әлфәт улы.
Аннары киңәшмә барышында Альберт Шамил улы Тәтеш муниципаль районы һәм гомумән республика буенча үзйөрешле машиналар катнашындагы һәлакәтләр статистикасы белән таныштырды, шулай ук районда үзйөрешле машиналарны һәм авыл хуҗалыгы техникасын имин эксплуатацияләүне тәэмин итүдә техник күзәтчелекнең мөһимлеген билгеләп үтте. Район бүлегенең яңа җитәкчесе Тәтеш районы территориясендә техниканы теркәү, техник тикшерүләр үткәрү һәм үзйөрешле машиналарны, шулай ук аттракционнарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе үзйөрешле машиналарның техник торышын контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген арттыру һәм республиканың барлык районнарында аларны эксплуатацияләүнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшне дәвам итә.