2025 елның 3 октябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, шәхси эшкуар И.Р.Азигамов эшендә кулланыла торган техникага техник карау уздырылды. Техник карау өчен 14 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да ел саен үткәрелергә тиешле техник карауны уздыру турында таныклыклар биреләчәк.
Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре турында аңлатылды.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.