Азнакай муниципаль районы оешмаларында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен техник тикшерү уздыру дәвам итә. Агымдагы елның 3 октябрендә «НЕФТЕМАШ» АЗНАКАЙ ЗАВОДЫ» АҖ тарафыннан ел саен техник карау өчен техника тәкъдим ителде.
Карау өчен 3 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм янгын сүндергечләр, теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде, шулай ук куркынычсызлык техникасын үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.