Буа ветеринария техникумында бу елның 2 октябрендә яшьләр арасында мототранспорт чараларын файдалану аркасында яшьләрнең җәрәхәтләнү очракларын киметүгә юнәлдерелгән профилактик чара уздырылды. Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторы тарафыннан мультимедиа презентациясе барышында юлсыз урыннардан йөрүче мототехниканы куллануның куркынычсыз чаралары буенча мәсьәләләр җентекләп аңлатылды һәм күрсәтелде. Шулай ук дәүләт техник күзәтчелек органнарында транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәтсез һәм мототранспорт чараларын тиешенчә теркәмичә идарә итүче балигъ булмаган хокук бозучыларга карата нинди административ җәза чаралары кулланылырга мөмкин булуы турында да әйтелде.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.