Балык Бистәсе муниципаль районында үзйөрешле техниканы кулланганда хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән профилактик рейд узды. Чара бәхетсезлек очракларын һәм милеккә зыян килүне булдырмау өчен оештырылган иде.
Инспекторлар трактор йөртүчеләрнең (механизаторларның) һәм башка үзйөрешле техниканың тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары һәм узган техник тикшерү турында таныклыклары булуын тикшерделәр. Куркынычсыз эксплуатациянең барлык таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Даими профилактик эш алып баруга карамастан, хокук бозу очраклары теркәлүен дәвам итә. Мондый хокук бозулар машина йөртүчеләрнең үзләренең һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомеренә һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч тудыра.
Рейд Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы буенча инспекторы Р.Г.Гәрәев белән берлектә уздырылды. Барлыгы 12 берәмлек техника тикшерелде, нәтиҗәдә ике административ хокук бозу ачыкланды.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.