Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы хуҗалыкларына комиссия чыкты

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Габбасов И.Х., Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Талипов А.М. һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы районы бүлеге башлыгы Мөхәммәтҗанов Р.М. районның эре хуҗалыкларын карап чыктылар. 2025 елгы урып-җыю кампаниясе ахырына якынлаша, районда көнбагыш җыю, туфрак эшкәртү һәм 2026 ел уңышы өчен көзге культуралар утырту дәвам итә. Уңай һава шартларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре урып-җыю кампаниясен октябрьнең икенче декадасында тәмамларга уйлыйлар.

Барлык хуҗалык җитәкчеләрен төзек булмаган үзйөрешле техниканы юлларга чыгармау турында искәрттеләр!

 

Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International