«Сарман аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә В, С, Е, F категорияләре тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 1 октябрендә «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ базасында «В», «С», «Е», «F» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыкларын алуга имтиханның практик өлеше узды.  Практик өлеш «Трактородром»да үткәрелде. 

Имтихан тапшыруга гариза биргән 12 укучының 12се катнашты.  Тапшыручыларның гомуми саныннан 3 кеше теоретик өлешне тапшырмады.  Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International