2025 елда техник тикшерүләр уздыруның план-графигына ярашлы рәвештә, 2025 елның 30 сентябрендә Солодков С.А. КФХ һәм шәхси эшкуар СОЛОДКОВ А.С. 9 берәмлек күләмендә үзләрендә теркәлгән авыл хуҗалыгы техникасын техник тикшерүгә тәкъдим иттеләр.
Техник тикшерү вакытында машиналарның техник торышына – тормозлар, тавыш сигналы, руль идарәсе, ут приборлары төзеклегенә, трактор-тагылманың иминият берләшмәләре булуына һәм аларның төзеклегенә игътибар бирелде, медицина аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы, авария тукталышы билгесе, теркәү документларында тәкъдим ителгән номерлы агрегатлар белешмәләренең бер-берсенә туры килүе, механизаторларның тракторчы-машинист таныклыкларында тиешле категорияләре булуы тикшерелде.
Техник тикшерү узганнарга техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.