ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә комиссияләр утырышлары

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

2025 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә өч комиссия утырышы узды:

- конкурс комиссиясе Идарәдә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә кандидатлар сайлап алды.  Конкурсның максаты – дәүләт хезмәтенә кирәкле белемгә һәм һөнәри сыйфатларга ия югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү;

- Идарә каршындагы Иҗтимагый совет утырышында аның персональ составы яңадан каралды һәм яңартылды.  Бу карар гражданлык җәмгыяте белән нәтиҗәлерәк хезмәттәшлекне тәэмин итүгә һәм ведомство эшчәнлегенең ачыклыгын арттыруга юнәлдерелгән;

- коррупциягә каршы көрәш комиссиясе Идарәдә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыруга бәйле актуаль мәсьәләләрне карады.

Вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс нәтиҗәләре белән утырыш уздырылганнан соң җиде көн эчендә танышырга мөмкин булачак.  Мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең рәсми сайтында «Кадрлар сәясәте» → «Конкурс нәтиҗәләре турында мәгълүмат» бүлекчәсендә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International