«Буа шикәре» ҖЧҖ үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Буа шәһәренең иң эре шәһәр төзүче предприятиесе «Буа шикәре» ҖЧҖендә агымдагы елның 29 сентябрендә үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник карау өчен 27 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде, шуларның 18 берәмлеге алга таба кулланылышка кертелде һәм аларга техник карау узу турында таныклык биреләчәк. Кайбер җитешсезлекләр аркасында техник тикшерүне үтә алмаган 9 берәмлеккә карата техник тикшерү актлары рәсмиләштерелде. 4 берәмлек техникага карата, физик яктан бик нык тузган булу сәбәпле, алга таба утильләштерү тәкъдим ителде. Техник тикшерү үткәргәндә, техник торыштан тыш, янгынга каршы куркынычсызлык чаралары һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән тәэмин ителешкә дә игътибар бирелде. Шулай ук үзйөрешле машина йөртүчеләрнең категориясе һәм тиешле квалификациясе белән идарә итүгә рөхсәт бирүче тракторчы-машинист таныклыгына да җитди игътибар бирелде.

 

                 Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International