Агымдагы елның 29 сентябрендә, эш графигы нигезендә, Зеленодольск шәһәрендәге «Вездеход» ҖЧҖ базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан районы бүлеге белән берлектә, уку курсларын тәмамлаганнан соң, тракторларга һәм башка «В, С, Д, Е» категорияле үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Гариза биргән 24 студентның 18е имтиханнарга килде һәм кертелде. Теоретик һәм практик имтиханны беренче тапкырдан ук 14 студент уңышлы тапшырды, алар, укытуга карап, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Кабат имтиханнар, нигезләмә нигезендә, беренчесен тапшырганнан соң җиде көн узгач билгеләнде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.