Быелның 29 сентябрендә Буаның җирле «ДОСААФ» оешмасында оештырылган юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләү курсларыннан соң, «AI» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.
Имтихан тапшыруда гариза биргән 3 кешенең 2се катнашты. Компьютерлар белән җиһазландырылган уку кабинетында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде.
Имтихан «Гостехнадзор Экзамен» АСК базасында үткәрелде, әлеге комплекс шулай ук мобиль кушымтада белем алу мөмкинлеген дә күздә тота. Имтихан тапшыруда катнашкан барлык затлар да имтиханның теоретик өлешен уңышлы тапшырдылар. Имтиханны тапшыру процессының объектив һәм дөрес булуын билгеләү максатыннан, аны видеога төшерделәр.
Алга таба конкурсантлар имтиханның гамәли өлешенә кертелделәр, анда алар мотовездеход белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Имтихан тәмамланганнан соң, зур булмаган киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуга бәйле мәсьәләләр каралды, анда шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга тәкъдим ителде.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.