"БАЛТАСИДОРСЕРВИС" ҖЧҖ һәм "МДСУ-1" ҖЧҖ үзйөрешле техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

"БАЛТАСИДОРСЕРВИС" ҖЧҖ һәм "МДСУ-1" ҖЧҖ үзйөрешле техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды. Машиналарга техник тикшерү уздырган вакытта машиналарның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документларына, тракторчы-машинист таныклыгына, дәүләт теркәү билгесенә, номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, шулай ук дару кирәк-яраклары, ут сүндергечләр, авария тукталышы билгесенә аерым игътибар бирелде.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән техника техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре таләпләренә туры килә иде.      

 

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International