Апас муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары катнашында балаларның имгәнү очраклары ешаю сәбәпле, 2025 елның 29 сентябрендә «Апас аграр көллияте» ДАҺБУ «Юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары белән имин идарә итү» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде, анда 31 кеше күләмендә «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау»  231, 241 төркем студентлары (2007-2008 елларда туган) катнашты. Студентлар мондый чаралар белән идарә итү хокукына таныклык алу таләпләре һәм тәртибе, каралган барлык саклык чараларының һәм саклану чараларының үтәлеше, шулай ук эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен яный торган җәза чаралары белән таныштылар. Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.  

 

Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International