Расланган график нигезендә 2025 елның 26 сентябрендә Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итү булды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Гайнетдинова Гөлназ Мөнир кызы үткәрде.
Кабул итү барышында үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, тракторчы-машинист таныклыгын алу мәсьәләләре, үзйөрешле машиналарга һәм аларның техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан теркәлгән башка төр техникага дәүләт техник тикшерүен уздыру мәсьәләләре каралды.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да мөрәҗәгать сораулары буенча тулы җаваплар алды, шулай ук барлык гражданнарга хезмәтләрне «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.