Саба муниципаль районында юридик затларның үзйөрешле машиналарын техник карау

2025 елның 26 сентябре, җомга

2025 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча бүлеге «Сабагаз» ЭҖИ ХП техник тикшерү уздырды, оешма 4 берәмлек техниканы карау өчен тәкъдим итте. Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International