2025 елның 25 сентябрендә Лаеш техник-икътисад техникумында А1,С,Д категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар кабул ителде. Имтиханнарны 15 курсант тапшырды, 14 курсант имтиханның теоретик һәм практик өлешләрен уңышлы тапшырды. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Радик Гәрәев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.