«Тепловодсервис» ҖЧҖендә техник карау уздырылды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 25 сентябрендә, юридик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча бүлеге «ТЕПЛОВОДСЕРВИС» ҖЧҖендә техник тикшерү уздырды.

Карау өчен 4 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм янгын сүндергечләр, теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде, шулай ук куркынычсызлык техникасын үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International