Чүпрәле муниципаль районы оешмаларында техник карау уздырылды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан «Глобалпак Татарстан» ҖЧҖ һәм «Тепловик» ҖЧҖ оешмаларында техник карау үткәрелде, алар 1 әр берәмлек техника  тәкъдим иттеләр. Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.  

Тәкъдим ителгән техника техник карауны уңышлы узды.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International