Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы хакимиятенең актлар залында V чакырылыш Мөслим муниципаль район советының I сессиясе узды.
Сессияне районның иң өлкән депутатларыннан берсе Фәрхетдинов Фирдәвес Кәшбетдин улы алып барды. Сессия эшендә ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, шулай ук депутатлар, бүлекләр мөдирләре, учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.
Депутатлар каравына 6 мәсьәлә чыгарылды. Төп мәсьәлә район башлыгын сайлау иде. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Лилия Шәймөхәммәтова хәбәр иткәнчә, район башлыгы вазыйфасына Хуҗин Альберт Роберт улы кандидатурасы тәкъдим ителде. ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәзимә Ращупкина, район Ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов та Альберт Хуҗин кандидатурасын хуплауларын белдерделәр.
Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә район башлыгы вазыйфасына Альберт Хуҗин кандидатурасын раслау турындагы карар бертавыштан кабул ителде.
Район башлыгы урынбасары вазыйфасына Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы кандидатурасы тәкъдим ителде, бу карар да бертавыштан кабул ителде.