Соңгы елларда мототранспорт чаралары яшүсмерләр арасында бик популяр булып китте һәм юлларда аларның саны елдан-ел арта бара. Күпчелек очракта транспорт руле артына утырганда юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләр үзләренең куркынычсызлыгы һәм тирә-юньдәгеләр өчен иң фаҗигале һәм кире кайтарылмаслык нәтиҗәләр турында уйламыйлар.
2025 елның 23 сентябрендә Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә «Юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары» дигән темага «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде, анда 14-16 яшьлек 8, 9 һәм 10 сыйныф укучылары катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Илфар Баев эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен янаган җәза чаралары турында сөйләде. Татарстан Республикасы буенча әлеге мототранспорт чаралары катнашында соңгы елларда булган хәлләр статистикасы китерелде. Теге яисә бу хокук бозулар кылган өчен кулланыла торган җәза чаралары турында аңлатылды. Катнашучылардан җиткерелгән кызыклы сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.