Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итү булды

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Расланган график нигезендә 2025 елның 23 сентябрендә Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итү булды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы үткәрде. 

Кабул итү барышында үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, тракторчы-машинист таныклыгын алу мәсьәләләре, үзйөрешле машиналарга һәм аларның техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан теркәлгән башка төр техникага дәүләт техник тикшерүен уздыру мәсьәләләре каралды.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да мөрәҗәгать сораулары буенча тулы җаваплар алды, шулай ук барлык гражданнарга хезмәтләрне «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International