Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы сәнәгать предприятиеләрендә техник караулар уза

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Актаныш районының сәнәгать предприятиеләрендә үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны ел саен техник карау дәвам итә. Ел саен үткәрелә торган техник карау өчен «Актаныш сөт заводы» ҖЧҖ, «Актанышагропромснаб» ҖЧҖ һәм «Актаныш район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ техникасы тәкъдим ителде. Нигездә имин эксплуатацияне тәэмин итү буенча барлык таләпләр үтәлгән. Техниканы комплектлау таләпләр буенча тулы күләмдә башкарылган.

Техник тикшерүләр тәмамлангач, профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International