2025 елның 18 сентябрендә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд үткәрелде. Рейд барышында 17 берәмлек техника техник тикшерү узу турында таныклык һәм теркәү документлары, шулай ук тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавына тикшерелде. Тикшерүнең төп максаты – билгеләнгән таләпләрне куркынычсызлык техникасын, шулай ук үзйөрешле машиналарны теркәү һәм эксплуатацияләүгә кертү кагыйдәләрен үтәү. РФ КоАП 9.3 ст. буенча 6 карар чыгарылды.
Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.