Кайбыч муниципаль районы кырларында урып-җыю кампаниясе дәвам итә

2025 елның 19 сентябре, җомга

«Август-Кайбицы» ҖЧҖ урып-җыю кампаниясе актив бара. Бөртекле культуралар тәмамлангач, майлы культураларны җыюга керештеләр. Игенчеләр, кырда өлгергән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен, һәр уңай көннән файдаланалар.

Ашлык җыю комбайннарының эш барышында имин эшләвен контрольдә тоту куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүне, техниканың төзеклеген тикшерүне, янгын сүндерү чараларының, медицина аптечкаларының булуын үз эченә ала.

Бу чаралар бәхетсезлек очракларын, ватылуларны һәм җәрәхәтләрне булдырмауга юнәлдерелгән.

 

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International