Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында ашлык җыю һәм азык җыю техникасын тикшерү

2025 елның 19 сентябре, җомга

18 сентябрьдә Азнакай муниципаль районында азык җыю һәм ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләү процессында тикшерделәр. Комиссияне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге башлыгы И.Х.Габбасов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.А.Исламова җитәкләде, муниципаль район ягыннан комиссия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Ш.М.Гаскәров, механизация буенча идарә консультанты Н.В.Ситдыйков катнашты.

Комиссия ашлык җыю комбайннарын, күчмә ремонтлау машиналары, янгын сүндерү машиналары булу-булмавын, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча тиешле чаралар күрелүен, ашлык складларының һәм ашлык киптерү җайланмаларының торышын тикшерде. Анда ашлык җыю комбайннарын төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге юлларда йөртү мәсьәләләре каралды.

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International