Безнең республикада квадроцикл, багги, кар машинасы һәм питбайк кебек юлсыз урыннардан йөри торган транспорт чаралары белән идарә иткәндә үлемгә китерүче җәрәхәтләр һәм имгәнү очраклары ешаю сәбәпле, агымдагы елның 17 сентябрендә Зирекле лицеенда Яңа Чишмә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде.
Дәрес барышында транспортның мондый төрләре белән идарә итү хокукына куелган таләпләр һәм кирәкле документларны алу тәртибе, эксплуатация вакытында мәҗбүри экипировка һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык техникасын бозган очракта булырга мөмкин булган нәтиҗәләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.