Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү

2025 елның 19 сентябре, җомга

2025 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты: 09.00 дән 12.00 гә кадәр.

Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы үткәрәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: (885557) 3-86-78, (8843) 221-77-85.

Гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Алабуга шәһәре, Т.Гыйззәт ур., 29 йорт.

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International