Лениногорск политехник көллиятендә куркынычсызлык дәресе узды

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары катнашында балаларның имгәнү очраклары ешаю сәбәпле, 2025 елның 18 сентябрендә Лениногорск политехник көллиятендә укучылар өчен «Юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын эксплуатацияләү» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде.

Дәүләт техника күзәтчелек инженер-инспекторы Илнур Галимов укучыларны дәүләт техник күзәтчелек хезмәте эшчәнлеге, аның функцияләре һәм бурычлары белән таныштырды. Дәресне тыңлаучылар өчен күзәтүдәге техника – А1 категориясенә караган (мототранспорт чаралары) кар машинасы һәм сазлык машинасы характерланды, алар хәзерге дөньяда шәхси файдалану техникасы һәм җитештерүдә «кече механизация чарасы» буларак кулланыла.  Әлеге техникага һәм аның йөртүчесенә әлеге транспорт төрен закон һәм куркынычсызлык кысаларында файдалану өчен куела торган төп таләпләр турында аңлатылды. Техниканы имин эксплуатацияләү чаралары, тыюлар һәм чикләүләр, теге яки бу хокук бозулар булган очракта җәза чаралары, транспорт белән идарә иткәндә штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда үзеңне ничек тотарга һәм югарыда күрсәтелгән техник чараны эксплуатацияләү өлкәсендә яшь буынның белемен киңәйтүгә юнәлдерелгән башка мәсьәләләр буенча фикер алышынды.

 

Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International