2025 елның 18 сентябрендә «Укыту үзәге 24» өстәмә белем бирүче хосусый уку йортында «AI,AII,В,С,Д,Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен имтиханны 13 курсант тапшырды. Алардан «AI,AII,В,С,Д,Е» категорияле автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 13 кеше теоретик өлешне уңышлы узды, 13 укучы практик өлешне нәтиҗәле тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.