Соңгы вакытта безнең республикада мәктәп яшендәге балалар квадроцикллар һәм питбайклар кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балаларның имгәнү очраклары ешайды. Күпчелек очракта транспорт руле артына утырганда юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләр үзләренең куркынычсызлыгы һәм тирә-юньдәгеләр өчен иң фаҗигале һәм кире кайтарылмаслык нәтиҗәләр турында уйламыйлар.
Мондый бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан, агымдагы елның 18 сентябрендә Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге җитәкчесе Г.Г.Касыймов һәм «ЮХИ» ДБУ Арча районы профилактика бүлеге башлыгы Э.Г.Мөхәммәтҗанова катнашында куркынычсызлык дәресе узды.
6-9 сыйныф укучыларына мототехника белән идарә итүнең хокукый аспектлары, кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәмәүнең нәтиҗәсе турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасында балалар идарә иткән квадроцикллар, кар машиналары, мотоцикллар, питбайклар һәм электр самокатлары катнашындагы вакыйгалар статистикасы күрсәтелде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе әзерләгән видеоролик тәкъдим ителде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.