Агымдагы елның 17 сентябрендә Тимершык урта мәктәбендә ата-аналар җыелышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге, ДАИ һәм балигълык яшенә җитмәгәннәр эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре белән берлектә, «Куркынычсызлык дәресе»н үткәрде. Әлеге чарада 63 ата-ана катнашты. Аларга республикада квадроцикл һәм багги кебек юлсыз урыннардан йөрүче транспорт чаралары катнашында балалар җәрәхәтләнү очракларының ешаюы турында мәгълүмат җиткерелде. Югарыда аталган техникадан иминсез файдалануны булдырмау максатында ата-аналарга идарә итү үзенчәлекләре, идарә иткәндә кирәкле рөхсәт документлары, шулай ук аларны дәүләт теркәвенә алу һәм файдалануга кертү өчен документлар турында аңлатылды. Чөнки иң төп бурыч – балаларның гомерләрен саклап калу!
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.