2025 елның 17 сентябрендә «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ базасында «В», «С», «Е», «F» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыкларын алу хокукына кабат имтиханнар узды. Уку йортының махсус җиһазландырылган трактодромында практик өлеш үткәрелде. Имтихан тапшыруга гариза биргән 11 укучының сынауда 11е дә катнашты. Тапшыручыларның гомуми саныннан 2 укучы практик өлешне тапшыра алмады. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.