Ютазы муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Ютазы муниципаль районында юлсыз урыннардан йөри торган транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә балалар травматизмын кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлеге башлыгы Н.Н. Рәкыйпов катнашында «Куркынычсызлык дәресләре» үткәрелә. Мондый дәресләр Иске Урыссу һәм Бәйрәкә урта мәктәпләрендә үтте. Дәрестә мототранспорт чаралары белән куркынычсыз идарә итү кагыйдәләре турында сораулар яктыртылды. Укучылар квадроцикллар белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе, аларны теркәү тәртибе, эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык чаралары, шулай ук саклану чараларын куллану һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы белән таныштылар. Татарстан Республикасында балалар катнашында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары белән идарә иткәндә булган хәлләр статистикасы китерелде.

 

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International