Әгерҗе муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 17 сентябрендә Әгерҗе шәһәренең Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче мәктәбендә юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын куллану кагыйдәләре буенча «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде, анда 15-17 яшьлек 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар квадроциклларның һәм баггиларның конструктив үзенчәлекләре, аларны теркәү һәм техник тикшерү уздыру кагыйдәләре, уку һәм АІ, АІІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу тәртибе белән таныштылар. Юлсыз урыннардан йөри торган үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча таләпләр җиткерелде һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәте булмаган һәм  мототранспорт чараларын дәүләт техника күзәтчелеге органнарында тиешенчә теркәмәгән килеш идарә итүче балигъ булмаган хокук бозучыларга карата күзәтчелек органнары тарафыннан нинди административ йогынты чаралары кулланылырга мөмкин булуы турында аңлатылды. 

       

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International