2025 елның 16 сентябрендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Мамадыш районының ике мәктәбендә юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларына багышланган «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Чарада укучыларның ата-аналары һәм укучылар катнашты. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре буенча өлкән белгече Эльмира Рафаэлевна Васильева квадроцикллар һәм кар машиналары белән куркынычсыз идарә итү кагыйдәләре турында лекция укыды, әлеге кагыйдәләрне үтәмәү юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин, дип ассызыклады.
Дәрес кысаларында юлсыз урыннардан йөрү өчен билгеләнгән техниканы теркәүгә, аның белән идарә итү өчен кирәкле укытуга, шулай ук хокук бозулар өчен штраф санкцияләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Моннан тыш, Татарстанда берничә ел эчендә квадроцикллар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте статистикасы күрсәтелде.
Лекциядән соң кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Эльмира Васильева – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең өлкән белгече.