Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

2025 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге Шәле урта мәктәбендә юлсыз урыннардан йөри торган үзйөрешле машиналарны һәм башка мототехниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча «Куркынычсызлык дәресе» үткәрде, анда 15-17 яшьлек 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар квадроциклларның һәм баггиларның конструктив үзенчәлекләре, аларны теркәү һәм техник тикшерү уздыру кагыйдәләре, уку һәм АІ, АІІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу тәртибе белән таныштылар. Юлсыз урыннардан йөри торган үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча таләпләр җиткерелде һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәте булмаган һәм  мототранспорт чараларын дәүләт техника күзәтчелеге органнарында тиешенчә теркәмәгән килеш идарә итүче балигъ булмаган хокук бозучыларга карата күзәтчелек органнары тарафыннан нинди административ йогынты чаралары кулланылырга мөмкин булуы турында аңлатылды.  Шулай ук Татарстан Республикасында алар катнашындагы фаҗигале хәлләр турында белешмәләр дә китерелде. Дәрес барышында туган сорауларга тулы җаваплар бирелде.

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International